1945 елда тимер юл транспорты урман техникумы буларак ачыла, 1954 елдан Васильево тимер юл транспорты урман техникумы, 1962 елдан Васильево автомеханика техникумы, 1986 елдан – хәзерге исемдә.

2002 елда техникумга икътисад фәннәре докторы, РФ атказанган транспорт хезмәткәре А.П.Обыденнов исеме бирелә.

Транспортта пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, күтәрү-транспорт, юл машиналарын һәм җайланмаларын техник эксплуатацияләү; транспорт җиһазлары һәм автоматика куллану, автомобиль юлларын һәм аэродромнарны төзү һәм эксплуатацияләү, компьютер системаларында программалаштыру, электр белән тәэмин итү; двигательләргә, системаларга һәм агрегатларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 2300 дән артык укучы, 130 дан артык укытучы исәпләнә.