Р.А.Гуммертның шәхси музыка мәктәбе җирлегендә Император рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге каршындагы музыка училищесе буларак, 1904 елда оештырыла.

1919 елдан ике баскычлы музыка мәктәбе, 1922 елдан (Шәрекъ консерваториясе белән берләштерелгәннән соң) Шәрекъ музыка техникумы, 1930 елдан (Казан сәнгать театр техникумы белән берләштерелгәннән соң) Татар сәнгать техникумы, 1934 елдан ТАССРның Югары Советы исемендә, 1935 елдан Казан музыка техникумы, 1937 елдан Казан музыка училищесе, 1991 елдан И.В.Әүхәдиев исемендә, 2007 елдан хәзерге исемдә.

Казан музыка училищесе, оешкан көненнән башлап, Идел буе төбәгендә музыка белеме һәм мәгърифәтчелекнең мөһим үзәгенә әйләнә. 1912 елда Рус музыка җәмгыятенең музыка уку йортлары директорлары съездында Россиянең 4 иң яхшы музыка училищесенең берсе булып таныла.

Анда Россиянең үзәк шәһәрләре һәм чит ил консерваторияләрен тәмамлаган атаклы музыка эшлеклеләре М.Пятницкая, О.Родзевич, К.Корбут һ.б. укыта, алар яңа буын музыкант-педагогларны (Р.Поляков, А.Бормусов, А.Чернышёва, Н.Шевалина һ.б.) әзерли.

Училищенең беренче директорлары: Р.А.Гуммерт, Р.Л.Поляков, А.А.Литвинов, И.В.Әүхәдиев.

Училище күп кенә татар сәнгате эшлеклеләренә, композиторларына (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, З.Хәбибуллин һ.б.), җырчыларына (З.Байрашева, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, Г.Сөләйманова, М.Булатова һ.б.) профессиональ музыка дөньясына юл ача.

1920 елларда училищедә С.Х.Габәши, Е.Г.Ковелькова һ.б. укыта. Бу вакытта музыка-мәгърифәтчелек эшчәнлегенә беренче татар операсында (С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов, В.Виноградовларның «Сания» һәм «Эшче» әсәрләре), Көнбатыш Европа һәм рус классик операларында катнашкан училище укытучылары һәм укучылары җәлеп ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында училищедә илнең алдынгы музыка уку йортларыннан эвакуацияләнгән укытучылар: М.Ф.Гнесин, В.Д.Конен, С.С.Скребков, Г.И.Литинский, А.С.Леман, М.А.Юдин һ.б. укыта. Шул белгечләр һәм Н.Җиһанов эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1945 елда Казан консерваториясе ачыла.

1940 елда училищене тәмамлаучылар арасында бөтен дөньяга билгеле композитор С.Гобәйдуллина бар. Училищедә төрле елларда танылган музыкантлар, башкаручылар (З.Хисмәтуллина, Р.Билалова, И.Шакиров, Р.Мифтахова, Н.Теркулова, Г.Сәйфуллина, В.Ганиева, А.Хәйретдинов, И.Халитов, О.Бренинг, Э.Әхмәтова, Э.Борнашева, Ш.Монасыйпов, М.Макаров); композиторлар (Х.Вәлиуллин, Ә.Бакиров, А.Монасыйпов, Б.Мөлеков, И.Шәмсетдинов, Ф.Әхмәтов, Р.Еникиев, Р.Белялов, Р.Ахиярова, М.Шәмсетдинова һ.б.) профессиональ музыкаль белем ала.

Инструменталь башкару; вокал сәнгате; соло һәм хор халык җыры; хор дирижеры; музыка теориясе; эстрада музыка сәнгате белгечлекләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 350 дән артык укучы, 200 дән артык укытучы исәпләнә.

Педагоглар һәм укучылар актив иҗат-концерт эшчәнлеге алып баралар, радио һәм телевидениедән чыгышлар ясыйлар; училищедә симфоник, тынлы, халык музыка уен кораллары оркестрлары, хатын-кыз һәм катнаш хорлар, вокаль, скрипкачылар, виолончелистлар, гитаристлар, думбрачылар ансамбльләре эшләп килә. Укучылар опера спектакльләре куялар.

Көллият бинасы элеккеге Казан өязе земство управасы бинасында урнашкан (1887, архитектор Л.К.Хрщонович). 1887–1888 елларда биредә Ф.И.Шаляпин писарь булып эшли. Мемориаль такта куелган.