1971 елда Яр Чаллы шәһәрендә Түбән Кама кичке энергетика төзелеше техникумының Кама кичке филиалы буларак ачыла; 1988 елдан Кама кичке энергетика төзелеше техникумы, 1989 елдан Яр Чаллы энергетика төзелеше техникумы, 1996 елдан – Яр Чаллы икътисад-төзелеш көллияте. 2009 елда составына 47 нче һөнәр училищесы, «Строитель» укыту комбинаты керә, уку йортына Социалистик Хезмәт Герое Е.Н.Батенчук исеме бирелә. 2015 елдан, Чаллы төзелеш көллияте белән берләшкәннән соң, хәзерге исемдә.

Укыту биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү; автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү; икътисад һәм бухгалтерлык исәбе; күп фатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү; гамәли информатика белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 1374 укучы, 102 укытучы исәпләнә.