Эчтәлек

1501 елда Бакчасарай шәһәрендә Миңлегәрәй хан нигез сала.

Атамасы капка аркасына ярымбоҗра рәвешендә асылган 2 зур тимер чылбырга (кырым-татар телендә – зынҗыр) нисбәтле. Мәдрәсәгә кергән һәрбер кеше, фән һәм белем үзәген хөрмәтләү йөзеннән, башын иеп керергә тиеш була. Риваятьләр буенча, Миңлегәрәй хан төзелештә үзе катнаша һәм мәдрәсә ачылганда чыгыш ясый.

Зынҗырлының архитектура йөзе ул замандагы мөселман уку йортлары өчен хас була. Мәдрәсә таш диварлар белән әйләндереп алына, эчендә шәкертләр өчен периметр буенча 13 бина урнаша. Дәресләр аерым зур бүлмәдә (хөҗрә) алып барыла.

Кырым ханлыгын Россия басып алгач (1783 ел), Зынҗырлы төбәктә иң зур ислам гыйлеме бирү үзәге булып кала бирә. Ул Миңлегәрәй хан тарафыннан Олы Күл авылы тирәсендә махсус бүлеп бирелгән һәм ел саен 10 мең сум күләмендә табыш китерүче берничә мең дисятин сөрүлек һәм печәнлек җирләрдән килүче керем – вакыф хисабына тотыла.

1890 елда Зынҗырлыда яңа ысул белән укытуга күчү башлана, аны 1889 елда мөдәррис итеп сайлап куелган имам Хаҗи Хәбибулла (1823–1895 еллар) башлап җибәрә. Ул вакыф исәп-хисапларын тәртипкә сала, уку йортының уставын эшли, уку процессын тулысынча үзгәртеп кора. Укырга Коръәнне белүче һәм язу күнекмәләре булган үсмерләр алына. Барлык укучыларга вакыф хисабына форма киемнәре бирелә. Алар мәдрәсәдә кырыс тәртиптә яшиләр. Хаҗи Хәбибулла санитария-гигиена нормаларына һәм укыту шартларына аерым игътибар бирә. Аның тәкъдиме белән мәдрәсәдәге дәресләр һәм яшәү өчен билгеләнгән уңайсыз бүлмәләр урынына якты һәм җылы биналар булдырыла.

XX йөз башында мәдрәсә уставы нигезендә «Кырым мәдрәсәләренең программасы һәм гомуми кагыйдәләре» эшләнә. Хаҗи Хәбибулла реформасы 10 еллык уку курсларын кертә, бу курс дәвамында төрек һәм гарәп грамматикасы, каллиграфия, арифметика, астрономия, әхлак, логика, риторика, шигырь төзелеше, мөселман хокукы, илаһият, Сөннә, Коръән, рус теле өйрәнелә. Шәкертләрнең белемен бәяләүдә имтихан алу тәртибе кертелә. Еллык имтиханнар һәр сыйныф һәм бүлек өчен июнь аенда галим-голәма һәм Зынҗырлы укытучылары катнашында уздырыла.

Хаҗи Хәбибулла мәдрәсә каршында китапханә оештыра, аңа үзенең китаплар җыелмасын бирә.

XX йөз башында мәдрәсәдә якынча 100 шәкерт укый.

Зынҗырлы Россиянең төрки-мөселман халыкларының прогрессив фикер йөртүче вәкилләре өчен үрнәк булып тора. Укытучылары арасында Ә.Н.Максуди (1894–1896 еллар) була.

1917 елның 8 ноябрендә Зынҗырлы дөньяви белем бирә торган милли Миңлегәрәй институты дип үзгәртелә. 1920 елда ябыла.

Әдәбият

Музафаров Р. Крымско-татарская энциклопедия. Симферополь, 1993; Танкевич В.Ю. Крымско-татарские медресе. Симферополь, 2001.

Авторлар – Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов