Эчтәлек

1867 елда 8 мәхәлләле мәчет (кара Солтан мәчете) белән бер үк вакытта ачыла. Комплексны төзетүче сәүдәгәр Җ.Б.Госманов исеме белән атала.

Эшләү елларында мәдрәсә белән «Кышкар» мәдрәсәсен тәмамлаган Салиховлар гаиләсе вәкилләре җитәкчелек итә.

Укыту, нигездә, иске алымнар белән алып барыла. Г.Салихов матбугатта мәгариф өлкәсендәге үзгәртүләргә каршы мәкаләләр белән чыга, әмма акрынлап мәдрәсәгә укытуның яңа формалары үтеп керә.

1899 елдан рус теле өйрәтелә, аны 1917 елга кадәр Т.С.Соловьев укыта.

Ел саен 100 гә якын шәкерт укый, тәмамлаучылар арасында Г.Г.Камал да бар. Җ.Госманов иганәсенә махсус төзелгән биналар комплексында, Тихвинская урамында (хәзерге Тукай урамы) урнашкан, архитектура истәлеге.

Әдәбият

Хайрутдинов Р.Р., Салихов Р.Р. Памятники истории и культуры татар. народа. К., 1995.