Эчтәлек

Уфа шәһәрендәге «Усмания» мәдрәсәсе. 1887. Хәзерге заман күренеше

1887 елда беренче җамигъ мәчет каршында Х.Г.Госманов тарафыннан нигез салына. Шәһәрдә беренче мәдрәсә.

Башта укыту традицион (гадәти) формада алып барыла, 1895 елдан яңа алымнар, рус теле курслары кертелә.

XIX йөз ахырына регионда дини белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Уку вакыты 12 ел, шәкертләр саны 500 дән артып китә.

Мөгаллимнәре арасында – З.Камали, Г.Х.Терегулов, С.С.Җантурин һ.б. Башка яңа алымлы мәдрәсәләр белән чагыштырганда «Госмания»дә гарәп телен укыту югары дәрәҗәдә куелган була.

Мәдрәсә мөгаллиме К.Жданов киң таралыш алган татарча-башкортча әлифба төзи. 1906 елдан Уфа губернасының земство идарәсе акчасына һәм мөселманнардан җыелган иганә хисабына махсус төзелгән үз бинасында урнаша.

1918 елда Директория хөкүмәте карары белән татар милли гимназиясе, 1919 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Валеева М.Г. Медресе Усмания // Дорога к храму (история религиозных заведений города Уфы). Уфа. 1993.