Эчтәлек

1872 елның 27 мартындагы Татар укытучылар мәктәпләре турындагы карар нигезендә ачыла. Рус-татар училищеләре өчен укытучылар әзерләү өчен билгеләнә. Мәктәптә шул ук Казан татар укытучылар мәктәбе программалары файдаланыла.

Уфада укучылар 1 нче җамигъ мәчеткә йөриләр, мөфти С.Тәфкилев һәм Оренбург мөселманнары Диния Нәзарәте казыйлары йогынтысында булалар, аларның күбесе укытучы түгел, ә мулла булып китә.

1877 елда мәктәп Оренбургка күчерелә, 1890 елда ябыла, бинасына Орск шәһәре Кыргыз (Казакъ) укытучылар мәктәбе урнаша. Анда Уфа укытучылар мәктәбе укытучылары эшләвен дәвам итә, ә укучылар Казан татар укытучылар мәктәбенә күчерелә.

Уфа (Оренбург) татар укытучылар мәктәбен 350 дән артык кеше тәмамлый, алар арасында сәяси эшлеклеләр, педагоглар Г.Х.Еникеев, М.М.Тукаев, Ш.Мәхмүдов бар.

Әдәбият

Фаршатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период: 60–90 гг. XIX в. М., 1994; 

Болодурин В.С. Образование в Оренбуржье (XVIII–XX века). Оренбург, 2008.