Эчтәлек

Оренбург шәһәре янында Каргалы бистәсе мәчетләре каршында булдырыла. Беренче мәдрәсә — 1746 елда, 2 нче мәчет каршында — 1760 елда, 3 нче мәчет каршында — 1773 елда, 4 нчесе каршында — 1789 елда, 5 нчесе каршында — 1805 елда ачыла. 1869 елда — 9 (5,5 мең шәкерт укый), ХХ йөз башына — 10 (700 шәкерт) мәдрәсә була.

Сәет бистәсе мәдәрәсәсе мөселман мәгарифе үсешендә, бигрәк тә XVIII йөзнең икенче яртысында — XIX йөз башында әһәмиятле роль уйный, бу чорда мәдрәсәләр аша Россия мөселманнары арасында Урта Азия (Бохара) укыту системасы киң тарала. Р.Фәхретдин XVIII йөзнең икенче яртысын татарлар һәм башкортларның мөселман мәгарифе тарихында «Каргалы чоры» дип атый. Мәдрәсә эшчәнлегенең беренче унъеллыкларында мөдәррисләр булып, башлыча, Урта Азиядән чыгучылар эшли, соңрак Бохарада белем алган татарлар һәм башкортлар (иң күренеклеләре Габдессәлам бине Ураи, Ишнияз бине Ширнияз, Габдрахман бине Мөхәммәд әл-Кирмәни) укыта.

Укыту дәрәҗәсе еллар узу белән үзгәрә, һәр мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсенең күтәрелүе яки төшүе мөдәррисләргә һәм хәйриячеләрнең акчалата ярдәменә бәйле була. XIX йөз ахырында — XX йөз башында Г.Хөсәенов булышлыгы белән 4 мәдрәсәдә яңа ысул белән укыту башлана, калганнары ябылганга кадәр кадими булып калалар.

Сәет бистәсе мәдәрәсәсендә булачак атаклы мөдәррисләр, дин белгечләре һәм язучылар — Г.Утыз Имәни, Ә.Каргалый, Г.Рахманколый, Һ.Салихов, Нигъмәтулла әл-Эстәрлебаш, Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуат («Гобәйдия» мәдрәсәсен нигезләүче), мөфтиләр — М.Хөсәенов, Г.Габдерәхимов, Г.Сөләйманов һ.б. укый. Шәкертләрнең шактый өлеше казакълардан тора.

Барлык мәдрәсәләр 1920 еллар башында ябыла.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Сәид шәһәре. Казан, 1897;

Искандаров А., Искандаров Р. Сеитов посад: Очерки по истории Оренбургской (Татарской) Каргалы. Казань, 2005.