1920 елда Идел аръягы хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе каршында оеша.

Оештыручылары һәм җитәкчеләре – З.Солтанов, И.Рәмиев, укытучылары һәм режиссерлары – К.Тинчурин, П.Толбузин. Укучылары арасында М.Әбсәләмов, Х.Уразиков, Ә.Мәҗитов, Т.Гыйззәт була.

Дәресләр З.Солтанов эшләгән программа буенча уздырыла, шулай ук тиз оештырылучан сәхнә күренешләре, этюдлар, татар драматурглары пьесаларыннан өзекләр әзерләү дә кертелә. Дәресләр барышында әзерләнгән диплом спектакльләре: «Беренче адым» (Ш.Усманов), «Беренче чәчәкләр», «Соңгы сәлам» (К.Тинчурин).

Студияне тәмамлаучылар 1920–1921 елларда Оренбург шәһәрендә эшләп килүче «Г.Кариев исемендәге беренче пролетком труппасы»на (башка исеме – «Г.Кариев хатирәсе труппасы») берләшә.