Эчтәлек

1893 елда Г.Гомәри тарафыннан 6 нчы мәчет каршындагы мәктәп буларак ачыла, 1895 елдан мәдрәсә.

Дәресләр, башлыча, Гомәри төзегән дәреслекләр буенча алып барыла, үзе ул гарәп теле һәм әдәбиятын укыта. Тиздән «Низамия» Түбән Идел буенда төп мөселман уку йортларының берсенә әверелә.

ХХ йөз башында анда 100 дән артык шәкерт укый. 1917 елга Әстерхан губернасындагы барлык мәчетләрнең дә диярлек имамнары «Низамия»не тәмамлаучылар була.

Татарлардан тыш бу мәдрәсәдә казакълар, төрекмән, нугай, кумык, чечен, ингушлар укый. «Низамия»не тәмамлаучылар арасында — Б.М.Сәлиев, Б.З.Халидов, нугай алфавитын төзүче Б.Мостафаев-Киләче, төрекмән шагыйре Г.Душәнов була. 1909 елда, Гомәри мәдрәсәдән киткәннән соң, туганы А.Гомәров мөдәррис була, аның вакытында укыту дәрәҗәсе түбәнәя.

1919 елга кадәр эшли.

Әдәбият

Габдрахман Гомәри: Фәнни-биогр. җыентык. К., 2002;

Духовная культура и татарская интеллигенция: исторические портреты. К., 2000.