Вятка губернасының Малмыж өязе Мәчкәрә авылында урнашкан була (хәзер ТРның Кукмара районы), авылның беренче мәхәлләсе каршында эшли.

1750 елларда Габделхәмид бине Үтәгән әл-Түнтәри тарафыннан нигез салына. Үзенең үсеше белән мәдрәсә укучыларының берсе — Г.Г.Үтәмишевкә бурычлы (кара Үтәмишевләр), әлеге эре эшмәкәр «Мәчкәрә» мәдрәсәсенә зур ярдәм күрсәтә.

Икенче мөдәррисе Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашыти була (1818 елда вафат); аның вакытында «Мәчкәрә» Идел-Урал төбәгендә иң билгеле мәдрәсәләрнең берсенә әверелә, үзенең бу статусын Габдулла бине Яхъя әл-Чиртуши (1858 елда вафат) вакытында да саклап кала.

А.Сөбханкулов (1886 елда вафат) һәм А.Абдулбәширов мөдәррислек иткәндә, мәдрәсә үзенең алдынгылык ролен югалта, иске ысуллы гадәти уку йортына әверелә.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар — Г.Курсави, Х.Әмирханов, С.Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), М.Тукаев (Эстәрлебаш мәдрәсәсен нигезләүче), Х.Госманов («Госмания» мәдрәсәсен нигезләүче), И.М.Үтәмишев (Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе).

Әдәбият       

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1890. Т. 2;

Хайрутдинов Р.Р., Салихов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995.