1866 елның 1 сентябрендә Казан пехота юнкерлар училищесе буларак ачыла, штатта 200 юнкер була (1870–300, 1876–400), Казан хәрби округы дивизияләре өчен офицерлар әзерли.

Беренче башлап уку вакыты 2 ел итеп билгеләнә, 1901–1907 елларда — 3 ел (2 махсус сыйныф, 1 гомуми). Училищегә яшүсмерләрне тулы урта белем белән имтихансыз кабул итәләр. 1903 елның 27 гыйнварыннан Хәрби министр фәрманы белән училище байрак белән бүләкләнә. 1909 елда Казан хәрби училищесе итеп үзгәртелә. Белем бирү дәрәҗәсе буенча Россия хәрби уку йортларының 2 төркеменә керә (Петербург, Мәскәү һәм Киев училищеләре белән беррәттән).

Яхшы китапханә, манеж була; тәҗрибәле укытучылар эшли. Тәмамлаучыларның күбесе Россиянең югары хәрби бүләге — Изге Георгий ордены белән бүләкләнә (капитан К.А.Моисеев, подполковник А.С.Полянский, полковник Н.И.Тихомиров, поручик К.В.Тхоржевский һ.б.).

Автор — А.В.Гарзавина