Эчтәлек

Элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе җирлегендә 1921 елда ачыла. 1929 елда аңа керәшен педагогия техникумы кушыла һәм К.Насыйри исеме бирелә. 1930 елда чуаш һәм рус техникумнары белән бердәм Казан педагогия техникумына берләштерелә, хәзер Казан педагогия көллияте.

1921–1930 елларда 1 меңнән артык башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре әзерләп чыгара.

Техникум башлангыч татар мәктәпләре өчен методик ярдәмлекләр, әсбаплар, укыту про­граммалары төзү өчен төп нигез булып тора.

Анда М.Ә.Фазлуллин, В.М.Горохов һ.б. укыта.

Әдәбият

Мукминёв Т.Н. Из истории среднего педагогического образования в Татарской АССР // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1958. Вып. 13.