1939 елда СССР Оборона халык комитетты боерыгы белән 40 нчы завод каршында (элеккеге Казан дары заводы, хәзер Казанның В.И.Ленин исемендәге фәнни-тикшеренү предприятиесе) оештырыла.

Баштарак шартлау­чан матдәләр җитештерә, 1960 елдан шулай ук полимерлар, кинофотоматериаллар җитештерү һәм нефть эшкәртү сәнәгате өчен кадрлар әзерли. 6 меңгә якын белгеч әзерләнә.

1998 елда Казан технология көллияте — Казан технология университеты бүлекчәсе итеп үзгәртелә.