Эчтәлек

Идел буендагы иң зур мөселман уку йортларының берсе.

XIX йөздән мәгълүм.

Махсус төзелгән бинада урнаша (XIX йөз ахырыннан).

Мәдрәсәне нигезләүче һәм мөдәррисе авылның 3 нче мәхәллә имам-хатибы, дин белгече, шәригать белеме буенча аңлатмалар һәм хезмәтләр авторы Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуәт (1785–1845 еллар) була. Аның Бәйрәкә авылы мәдрәсәсендәге дәресләре күп шәкертләрне үзенә тарта. Гобәйдулла хәзрәт үлгәннән соң, «Гобәйдия»дәге традицияләрне, абруйлы мөселман уку йортларындагы кебек, аның улы, күренекле суфи шәех (ишан) Габделвәли дәвам иттерә, аның уннарча мөриде була.

XIX йөз ахыры XX йөз башларында мәдрәсә тарихында яңа этап башлана, бу вакытта җәмәгать имамнары һәм мәхәллә мәдрәсәсенең җитәкчеләре булып Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуәт нәселеннән бертуган Мөксин (1897 елдан) һәм Мәсәгут (1902 елдан) Гобәйдуллиннар тора. Алар «Гобәйдия»дә реформалар эшчәнлеген киң җәелдерә, уку-укыту программасына география, математика, Россия тарихы, рус һәм татар телләре кебек дөньяви фәннәрне дә кертәләр.

Мөдәррисләр арасында Г.Г.Сәгъди, бертуган Ф. һәм К. Туйкиннар була.

XX йөз башында мәдрәсә комплексы өч уку бинасыннан һәм берничә хуҗалык эшләре корылмасыннан тора.

Ел саен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт белем ала.

1905–1922 елларда кыз балалар сыйныфлары эшли.

«Гобәйдия» дә булачак шагыйрь Сирин, булачак язучы С.Миңлекәй һәм башкалар белем ала.

1907 елдан мәдрәсә Бәйрәкә мөселман тәрәккыйпәрвәрләр җәмгыяте карамагында була.

Мөксин һәм Мәсәгут Гобәйдуллиннар вакытында һәм 1924 елда ябылганга кадәр мәдрәсә Россиядә иң алдынгы мөселман уку йортларыннан санала.

XIX йөз ахырыннан «Гобәйдия» ике таш бинадан торган комплекста урнаша, хәзер архитектура истәлеге.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Казань, 1999. Т. 1.

Авторлар – Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов