Чистай шәһәрендә «Камалия» мәдрәсәсе

Хәзерге күренеше

1847 елда Чистай беренче җамигъ мәчете каршында М.Камалов (бер үк вакытта имам-хатиб, дин белгече, бай сәүдәгәр һәм «Нәкышбәндийә» суфичылык борадәрлеге шәехе була) тарафыннан ачыла. Аның абруе һәм хәйрия акчасы ярдәмендә зур уку йортына әверелә.

М.Камалов җәдитчелекне кабул итми, һәм, хакимиятнең басымына карамастан, мәдрәсәдә аның вафатына кадәр (1893) рус теле укытылмый. Шуның белән бергә укыту фәкать кадимчә генә дә булмый, М.Камалов Бохара системасын кабатламый. Дин фәннәре һәм телләр югары дәрәҗәдә укытыла.

Укучылар саны 200–300 кеше исәпләнә. М. Камаловның вафатыннан соң, мәдрәсәне имам-хатиплар М.Х.Әмирханов (язучы Ф.Әмирхан атасының бертуганы) (1893–1921) һәм М.Камаловның улы Мөхәммәтибраһим (1903–1921) җитәкли.

XIX йөз ахырында укыту системасы яңа алымлыга күчә, рус телен укыту кертелә.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында — Р.Фәхретдин, Г.Исхакый, Ф.Кәрими, Ф.Туктаров, Г.Гафуров-Чыгтай, Г.С.Бадамшин бар.

1874 елдан М.Камалов акчасына төзелгән үз бинасында урнаша (архитектура истәлеге).

1918 елда ябыла.

Әдәбият           

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец ХVIII — начало ХХ веков). К., 1995; 

Амирханов Р. Закир ишан Камалов и татарское просвещение // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2001. № 1/2.