Эчтәлек

Казандагы 1922–1926 елларда Кызыл Армиянең милли хәрби частьлары өчен сәяси хезмәткәрләр әзерләүче уку йорты.

Даими хәрби-сәяси агитаторлар курслары җирлегендә (1919–1922; мөдирләре Г.С.Баембәтов, И.К.Фирдәүс) оештырыла. Республика Революцион Хәрби Советының сәяси идарәсе карамагында була.

Мәктәп башлыгы һәм комиссары Н.С.Еникиев.

Татар, башкорт һәм Россиянең башка төрки халыклары вәкилләре курсантларыннан оеша. Мәктәптә гомуми белем бирү, сәяси һәм хәрби дисциплиналар укытыла. 200 елдан артык сәяси хезмәткәр әзерләнә.

Әдәбият      

Гиззатуллин И.Г. Мусульманские военные организации (1917–1921 гг.). К., 2002; 

Гилязов И.А. «Легион Идель-Урал». М., 2009; 

шул ук. Восточная политика Германии и Волго-татарский легион «Идель-Урал» // История татар с древнейших времён. В 7 томах. К., 2013. Т. 6.

Автор — И.Г.Гыйззәтуллин