Эчтәлек

Вятка губернасы Сарапул өязе, хәзер ТРның Әгерҗе районында, Иж-Бубый авылында, 1881 елда Габделгалләм Нигъмәтуллин тарафыннан Иж-Бубый мәчете каршында мәхәллә мәдрәсәсе буларак ачыла.

1895 елдан, аның уллары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар укыта башлагач, мәдрәсә җәдитчә белем бирү йорты һәм бөтен Россиягә мәгълүм мөселман мәгърифәт үзәге буларак таныла. Хатын-кызлар мәдрәсәсенә М.Буби җитәкчелек итә.

Гарәп, төрек телләре һәм әдәбиятлары, француз теле, гомуми тарих, математика, физика, химия фәннәре укытыла. Рус теле сыйныфы эшли. 1910 елда химия һәм география кабинетлары ачыла. Буби мәдрәсәсендә Н.Думави, З.Байчурина, Д.Гобәйди, С.Җәләл, Җ.Вәлиди һ.б. укый һәм укыта.

1911 елда бертуган Бубилар һәм барлык мөгаллимнәр пантөркичелек һәм панисламчылык идеяләрен таратуда гаепләнеп кулга алыналар. Мәдрәсә ябыла, 1912 елда хатын-кызлар мәдрәсәсе дә ябыла (кара: «Бубилар эше»).

Әдәбият

Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык. Казан, 1999.

Валидов Д. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года). М.-П., 1923.

Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XIX – начало XX веков). Казань, 1994.

Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX – начале XX веков: Очерки политической истории. Казань, 1998.

Махмутова А.Х. Лишь тебе народ служенье: История татарского просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби. Казань, 2003.