1968 елда Буа 15 нче СПТУ филиалы буларак ачыла, 1975 елдан – 24 нче СПТУ, 1980 елдан – 90нчы СПТУ, 2014 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; автомеханик, электр белән эретеп ябыштыручы; авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, пешекче, кондитер һөнәрләренә алып барыла.

2019/2020 уку елында 318 укучы, 32 укытучы исәпләнә.

Техникумның укыту-җитештерү базасы бар, ул 17 берәмлек төрле укыту техникасы, склад һәм техник биналар, машина йөртү мәйданчыгы – автодромны үз эченә ала. 306 га укыту-тәҗрибә кыры эшкәртелә.