2015 елда Чистай педагогия көллияте (1915 елда барлыкка килгән) һәм политехника көллияте нигезендә ачыла.

Укыту судно йөртү; җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе; судно энергетик җайланмаларын эксплуатацияләү, коммерция, мәгълүмат системалары белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 583 укучы, 32 укытучы исәпләнә.