1962 елда Лениногорск шәһәрендә индустриаль-педагогик техникум буларак ачыла, 1963 елда – Баулыга, 1965 елда Бөгелмә шәһәренә күчерелә. 1967 елда Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы дип үзгәртелә. 1970 елда аның базасында «металл кисү белән эшкәртү» белгечлеге буенча Кудиновский кичке техникумы оештырыла, 1997 елдан – хәзерге исемдә.

2004–2009 елларда көллият базасында Казан дәүләт аграр университетының Бөгелмә вәкиллеге эшли.

Укыту автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр тапшыру линияләрен монтажлау һәм эксплуатацияләү, автомеханик, банк эше, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, мәктәпкәчә белем бирү, автомобиль транспортын ремонтлау, хокук һәм социаль тәэминатны оештыру белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 473 укучы, 53 укытучы исәпләнә.