1966 елда Тукай авыл хуҗалыгы техникумы буларак ачыла, 1985 елдан – «Тукай» совхоз-техникумы, 2001 елдан – хәзерге исемдә.

Икътисад һәм бухгалтер исәбе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, ветеринария, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлекләренә; повар, кондитер, электр челтәрләре һәм электр җиһазлары электромонтажнигы һөнәрләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 533 укучы, 39 укытучы исәпләнә.