1975 елда Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы районнары агросәнәгать комплексларына кадрлар әзерләү өчен 26 нчы авыл һөнәри-техник училищесы буларак ачыла, 1994 елдан 92 нче һөнәр училищесы, 2005 елдан 92 нче һөнәр лицее, 2010 елдан – хәзерге исемдә.

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм бухгалтер исәбе, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; гомумтөзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, пешекче, кондитер һөнәрләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 244 укучы, 18 укытучы исәпләнә.

Көллиятнең 200 га мәйданы һәм 35 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы булган уку-укыту хуҗалыгы бар.