1964 елда Казан төзелеш техникумының филиалы буларак ачыла, 1966 елдан – газ сәнәгате техникумы, 1972 елдан – төзелеш техникумы, 1993 елдан – хәзерге исемдә.

1968–1980 елларда Бөгелмә шәһәрендә техникумның кичке филиалы эшли.

Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү; автомобиль юлларын һәм аэродромнарны төзү һәм эксплуатацияләү; мәгълүмати системалар һәм программалаштыру; электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру чаралары белән тәэмин итү; нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү; нефть һәм газ скважиналарын бораулау; файдалы казылмалар ятмаларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнары; двигательләргә, системаларга һәм агрегатларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; күтәрү-транспорт, төзелеш, юл машиналарын һәм җайланмаларын техник эксплуатацияләү; икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.

2019/2020 уку елында 2451 укучы, 115 укытучы исәпләнә.

Техникумга нигез салучы һәм 42 ел дәвамында җитәкчесе (1964–2006 еллар) – Л.И.Ибраһимов.