Биографиясе

1955 елның 12 августында ТАССРның Зәй районы Әхмәт авылында туган.

Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый (1979).

1979–1982 елларда Түбән Биш урта мәктәбендә физика һәм математика укыта; 1982–2001 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, педагогика кафедрасы мөдире (1992–1994); 2001–2021 елларда Сургут дәүләт педагогика университетында (Ханты-Манси автономияле округы – Югра) профессор, гомуми педагогика кафедрасы мөдире (2002–2003).

2023 елдан Чаллы дәүләт педагогика университетының З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге педагогика кафедрасы профессоры.

"Татарлар" газетасының баш мөхәррире (2010–2020), Ханты-Манси автономияле округы – Югра татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе әгъзасы (2001–2021).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре укытучының профессиональ шәхесен үстерү проблемаларына карый. Автор тарафыннан эшләнгән концепцияләр: югары уку йортында укытучының  профессиональ шәхесен интенсив үстерү, татар милли мәктәбен үстерү, Обь угорларының милли мәктәбен үстерү, татар халык педагогикасы нигезендә әхлак тәрбиясе, педагогик процессның шәхси юнәлдерелгән булачак белгечләренең интеллектуаль хезмәт культурасын оештыру, педагогик технологияләр теориясе булдырыла.

Фәнни тикшеренүләрнең төп идеяләрре һәм фикерләре 387 фәнни һәм технологик-методик хезмәтләрдә, шул исәптән 15 монографиядә, 22 уку ярдәмлегендә, 6 дәреслектә, 13 методик ярдәмлектә бастырыла.

Кандидатлык диссертациясе: Интенсификация внеаудиторной профессиональной подготовки будущих учителей (1989).

Докторлык диссертациясе: Теория и технология интенсивного развития профессиональной личности учителя в вузе (1998).

Бүләкләре

Россия мәгарифен үстерү фондының "Иң яхшы фәнни китап" конкурсында 11 тапкыр лауреат (2007–2017 гг.).

Россия Табигать фәннәре академиясенең "Фән һәм мәгарифнең атказанган эшлеклесе" мактаулы исеме (2018), КПРФ Үзәк комитетының "Ленин комсомолына 100 яшь" мактау ордены (2018), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мактаулы остазы" билгесе (2022), "Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам кабул итүенә 1100 ел" юбилей медале (2023) белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

1. Технология интенсивного развития личности учителя высшей квалификации. Казань, 1997. 176 с.

2. Концептуальные основы личностно ориентированного педагогического процесса. Сургут, 2003. 80 с.

3. Концепция формирования культуры интеллектуального труда будущих специалистов. Павлодар, 2015. 90 с. (автордаш)

4. Дети с ограниченными возможностями здоровья в современном образовательном пространстве: коллективная монография. Новосибирск, 2015. 120 с. (автордаш)

5. Формирование культуры интеллектуального труда будущих специалистов: теория, технология, практика. Повладар, 2021. 287 с. (автордаш)

6. История образования и школы Ханты-Мансийского автономного округа — Югры. Новосибирск, 2022. 177 с.

Әдәбият

Шәрипова Т., Миңнуллина Р., Шакирова Г. Милләтебез зыялылары // Алабуга нуры. 1998. №87 (10071). 2 б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгарифебез күрке булырлык! // Фән һәм мәктәп. 2001. №3–4. 35–36 б.

Дәүләтшин Г. Кыйммәтле хезмәт // Шәһри Казан. 2008. №229–230 (4471–4472). 6 б.

Шаймарданов Р.Р. Шаймарданов Рафис Хасанович. Библиографический указатель научных трудов и литературы. О жизни и научно-профессиональной деятельности. Казань, 2020. 145 с.