Биографиясе

1826 елның 27 июне, Калуга губернасы, Масальск өязе Алферьево авылы —1889 елның 24 ноябре, Казан.

Руханилар катлавыннан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1846).

1846–1847 елларда — Смоленск, 1847–1849 елларда — Тверь, 1849–1852 елларда Мәскәүнең 4 нче ир балалар гимназиясендә өлкән укытучы. 1852–1855 елларда Смоленск ир балалар гимназиясендә инспектор. 1855–1860 елларда Смоленск губернасы училищеләре директоры. 1860–1861 елларда Мәскәү университетында инспектор. 1861–1863 елларда Мәскәү уку-укыту округы училищеләре инспекторы.

1863–1865 елларда Казан уку-укыту округы попечителе ярдәмчесе, 1865–1883 елларда попечитель.

Россия Университет уставын эшләүдә катнаша (1863). Шестаков җитәкчелегендә Идел буенда әҗнәбиләр өчен белем бирү кертелә һәм киң таралыш ала. Аның башлангычында Казан әҗнәби укытучылар семинариясе (1872), Казан укытучылар институты (1876), Казан татар (1876) һәм Сембер чуаш (1877) укытучылар мәктәбе оештырыла.

Шестаков эшләгәндә Казан уку-укыту округында Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе (1865), Казан ветеринария институты (1874), 2 ир балалар һәм 12 кыз балалар гимназияләре, 7 кыз балалар прогимназияләре, 10 реаль училище, «укытучылар әзерләү өчен» 8 уку йорты ачыла.

Шестаковның «Сембер губернасы Буа өязе мәктәпләре турында» («О школах Буинского уезда Симби ской губернии», СПб., 1867), «Әҗнәбиләр мәгарифе турында тагын берничә сүз» («Еще несколько слов об образовании инородцев», СПб., 1867), «Лопариларны агартучылар архимандрит Феодорит һәм изге Трифон Печенегский» (Просветители лопарей архимандрит Феодорит и св. Трифон Печенегский», СПб., 1868), «Калмыкларда христианлык тарату буенча кайбер мәгълүматлар» («Некоторые сведения по распространению христианства  у калмыков», СПб., 1869), «Изге Стефан Великопермский чорының хәзерге көнгә кадәр сакланган бердәнбер истәлеге булган борынгы зырян язмасын уку» («Чтение древнейшей зырянской надписи, единственного сохранившегося до сего времени памятника времени св. Стефана Великопермского», СПб., 1871) хезмәтләре Россия халык мәгарифе мәсьәләләренә багышлана. 

«Борынгы Маҗар шәһәре турында истәлекләр» («Напоминание о древнем городе Маджаре», 1878), «Алабуга шәһәреннән дүрт чакрымдагы Ананьино авылы янындагы каберлек турында берничә сүз» («Несколько слов о могильнике, находящемся близ деревни Ананьинской, в четырёх верстах от г.Елабуги», 1879) хезмәтләрендә Казан төбәге тарихы һәм археологиясенең кайбер мәсьәләләрен карый.

Эврепидның «Медея» (1865), «Гипполит, венок несущий» (1870), «Троянки» (1876) трагедияләрен борынгы грек теленнән рус теленә тәрҗемә итә.

География буенча хезмәтләр, көндәлекләр һәм истәлекләр авторы.

Изге Гурий борадәрлеге советы (1867–1870), Казан университеты карамагындагы укучыларга ярдәм җәмгыяте (1871–1883), Казан университеты каршын дагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте (1878–1883) рәисе.

Казан университеты (1875) һәм Казан руханилар академиясенең (1875) шәрәфле әгъзасы.

Казан мәхкәмә округының шәрәфле җәмәгать судьясы (1880 елдан).

Хезмәтләре       

География Смоленской губернии. Смоленск, 1857.

Әдәбият   

Фирсов Н.А. Памяти Петра Дмитриеви ча Шестакова: Мысли его об общественном воспитании в России вообще и о просвещении инородческого населения Северо-восточной России в частности. К., 1891; 

Рождествин А. Пётр Дмитриевич Шестаков: Очерк жизни и педаго гической деятельности. К., 1907; 

Каримова И.А. «Всемилостивейше назначен попечителем Казанского учебного округа...»: П.Д.Шестаков // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2012. № 1.

И.А.Кәримова.