- РУС
- ТАТ
Электротехник, педагог, техник фәннәр кандидаты (1980), педагогия фәннәре докторы (1996), профессор (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996)
1944 елның 31 июлендә Таҗикстан ССРның Ленинабад районы Тыкели руднигында туган.
Казан химия- технология институтын тәмамлаганнан соң (1970), Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында инженер булып эшли. 1973 елдан Түбән Кама шәһәре махсус урта белем бирү уку йортларында укыта, 1979 елдан Түбән Кама химия-технология институтында, 2000 елдан электротехника кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре югары уку йортлары педагогикасы, электротехника мәсьәләләренә карый, электротехникада уку ярдәмлекләре авторы.
Теория и практика самоорганизации. Казань, 1996.
Педагогика и психология. Казань, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.