Биографиясе

1868 елның 28 сентябре, Казан губернасы, Казан өязе Ташсу авылы – 1941 елның 28 июне, Казан.

Татар морзалары Сөендековлар нәселеннән. Мулла гаиләсеннән. Садри Максудиның абыйсы.

1881 елдан Казанда яши.

«Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, шунда укыта башлый. Г.Баруди эшен дәвам итүче буларак, укытуда, беренчеләрдән булып, яңа ысул куллана.

1894 елда Төркиягә китә, анда яңа ысуллы мәдрәсәләрнең укыту тәртипләрен өйрәнә, алдынгы карашлы зыялылар, шул исәптән Ә.Мидхәт, А.Дәүләт идеяләре белән таныша.

И.Гаспринский чакыруы белән Кырымга килә, андагы «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә шәкертләргә мантыйк фәнен һәм гарәп телен укыта. «Тәрҗеман» газетасында языша.

1896 елда Казанга кайта. Казан татар укытучылар мәктәбенә экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта.

1890 еллар башында бертуган Юнысовларның Мөселман балалар ятимханәсе мәктәбендә, 1 нче шәһәр башлангыч училищесендә татар теле, тарих, география укыта.

1903–1905 елларда Казан университетында ирекле тыңлаучы.

Төркиядә газета чыгару эше һәм «Тәрҗеман» газетасы эшчәнлеге белән танышканнан соң, Максудида татар телендә газета нәшер итү фикере туа. 1903–1905 елларда «Йолдыз», «Көндез», «Казан» газеталарын бастыруга рөхсәт алу өчен берничә омтылыш ясый.

1906 елда «Йолдыз» газетасын ачып (Казандагы икенче татар газетасы), хыялын тормышка ашыра. Бу газета революциягә кадәрге татар вакытлы матбугатының иң абруйлы һәм танылган басмаларыннан санала.

Казан шәһәр думасы гласные буларак, Максуди 1906 елда Казанда беренче татар китапханәсе – «Көтебханәи исламия» ачтыруга ирешә һәм 1923 елга кадәр аңа үзе җитәкчелек итә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында яралыларга һәм сугышта һәлак булганнарның туганнарына ярдәм итү максатыннан мөселман комитеты оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнаша.

Максуди һәм энесе С.Максуди, «Иттифакъ әл-мөслимин» мөселман либераль-демокатик партиясе лидерларыннан булып, аның Үзәк идарәсе составына кертеләләр.

Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаенда (Түбән Новгород, 1906 ның августы) Максуди партия Үзәк Комитеты һәм Үзәк Бюросы әгъзасы, Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтаенда (Петроград, 1914 елның декабре) Россия мөселман җәмәгать оешмалары Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Бөтенроссия мөселманнарының беренче (Мәскәү, 1917, май) һәм икенче (Казан, 1917, июль–август) корылтайларында катнаша; икенче корылтайда Милләт Мәҗлесенә депутат итеп сайлана, Милли Идарәнең халык мәгарифе комиссиясе составына кертелә, төркичеләр (Эчке Россия һәм Себер төрки татарларының милли-мәдәни мохтарияты тарафдарлары) фракциясендә тора.

1933 елда Максуди, «Бөтенсоюз социал-фашистлар партиясе» оештыруда ялган гаеп тагылып (кара: «Контрреволюцион фетнәчеләр оешмасы» эше), Вятка шәһәренә сөрелә. 1937 елның гыйнварында Казанга кайтырга рөхсәт бирелә, ләкин 1937 ел ахырында кабат кулга алына. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1939 елда төрмәдән чыгарыла.

Максуди бөтен гомерен татар халкының мәгарифе һәм мәдәниятен үстерүгә багышлый. Уртачыл карашлы либерал буларак, революцион нигилизм һәм консерватив схоластика чикләренә ташланмый, татар милләтен мөстәкыйль үсеш юлына этәрү максатыннан аны дөнья мәдәнияте казанышлары белән бәйләргә омтыла.

Максуди – татарлар арасында гына түгел, бөтен төрки-мөселман дөньясында танылган шәхес.

Ә. Максудиның «Фәнни камус» сүзлеге бите

Фәнни эшчәнлеге

1892 елда Максуди иҗекләп укырга өйрәтүче «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек») әлифбасын бастырып чыгара, гарәп графикасы нигезендә татарча уку һәм язуны тиз үзләштерү өчен иң яхшы ярдәмлек буларак, бу дәреслек 30 дан артык басма кичерә. Анда тән өлешләре, эш кораллары, йорт кирәк-ярагы, хайваннар дөньясы, кием-салым, савыт-саба, азык-төлек турында аерым сүзләр, җөмләләр һәм кыска хикәяләр, татарча ялгызлык исемнәр, антонимнар һәм синонимнар бирелә.

«Мөгаллим сани» («Икенче дәреслек» – соңгы баскыч укыту өчен, 1902) – беренчесенең дәвамы, гарәпчә укырга-язарга өйрәтә.

Әлифбаларның икесе дә казакълар, үзбәкләр, кыргызлар һәм башкортлар тарафыннан да кулланыла.

1906 елның августында Максуди татар мөгаллимнәре җыенында катнаша, җыенда башлангыч сыйныфлар өчен уртак уку-укыту программасы кабул ителә.

1910 елда ул «Төрки сарыфы» («Татар теле морфологиясе»), «Төрки имля кагыйдәләре» («Татар теленең орфография кагыйдәләре»), «Төрки нәхүе» («Татар теле синтаксисы») дәреслекләре әзерләп чыгара, грамматика һәм дөрес язу кагыйдәләрен бердәм нормага кертергә омтыла. Максуди язган гарәп теле дәреслеге «Әд-Дөрүс әш-шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү буенча йөз дәрес», СПб., 1898) берничә тапкыр нәшер ителә, аны хәзерге мәдрәсә шәкертләре дә файдалана.

Максуди шулай ук «Русистан. Россия мөселманнары өчен рус телен үзлегеңнән өйрәнү буенча гамәли дәреслек...» («Русистан. Практический учебник-самоучитель русского языка для мусульман России...», 1911), «Французча «Мөгаллим әүвәл» (1913) һ.б. кулланмалар төзеп бастыра.

Максуди мәдрәсә шәкертләре өчен ислам нигезләрен аңлаткан популяр ярдәмлекләр серияләрен эшли. «Гыйбадәте исламия» (1898) китабы тулысынча һәм өлешләп кабат-кабат нәшер ителә. 1898 елда Максуди «Тәквими дивари» – татарча беренче дивар календаре бастыра.

Татар теле шрифты һәм орфографиясенә багышланган бөтенроссия конференциясендә (Казан, 1919 елның гыйнвары) катнаша.

1925–1930 елларда Шәрекъ педагогия институтында гарәп теле укыта.

1927–1928 елларда Максуди башлыча фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарны туплаган зур хезмәтен – «Фәнни камус» (аңлатмалы сүзлеген) нәшер итү эшенә керешә. 1 нче томның 2300 сүз һәм төшенчәне эченә алган дүрт өлеше басылып чыга (барысы 4 том, 10 мең термин күздә тотыла). Сүзлектә термин-төшенчәләр фәннең аерым тармакларына нисбәтле рәвештә бүлекләргә бүлеп, параграф эчендә мәгънә ягыннан төркемләп урнаштырыла.

1930 елларда Максуди гарәпчә язылган «Мизани әл-әфкяр» («Фикерләр төгәллеге», 1903) мантыйк дәреслеге белән башланган хезмәтен дәвам итә, аны бастыру өчен, фәлсәфи хезмәтенең рус телендәге кулъязмасын әзерли (сәяси эзәрлекләүгә дучар булуы сәбәпле бастыра алмый). Бу хезмәт берничә кисәктән тора: 1. «Шәрекъ (төрки-гарәп) мантыйгы. Татарча төп нөсхәдән тәрҗемә» ике төп өлешне эченә ала – «Мантыйкның асылы» һәм «Мантыйкның бүлекләре»: категориология, этнология, гносеология, аргументология. 2. «Шәрекъ мөселман мантыйгы», гарәпчә төп нөсхәдән өстәмәләр кертелгән тәрҗемә. 3. «Төрки-гарәп фәлсәфәсе». 4. «Шәрекъ фәлсәфәсе конспекты». 5. «Шәрекъ фәлсәфәсе квинтэссенциясе». 6. «Фәлсәфә терминологиясе».

Әдәбият

Әхмәтҗанов М.И. Максудилар шәҗәрәсе // Очерки истории Высокогорского рай­она Республики Татарстан. Казань, 1999.

Зәбиров Г.Г. Максуд баба һәм Максудилар. Казан, 2000.

Гаффарова Ф.Ю. Әхмәтһади Максуди. Казан, 2002.

Гаффарова Ф.Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди. Казан, 2006.

Рахимов С. «Я ближе всех был связан с И.Гаспринским» (Ахмет-Хади Максуди) // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1995, май.

Баттал-Таймас Г.Г. Два брата Максуди: Жизнь, творчество и труды. Казань, 1999.

Тазиева Л.К. Лексика букварей Ахметхади Максуди // Бодуэновские чтения. Бодуэн де Куртенэ и современная лингвистика: Международная научная конференция. Казань, 2001. Т.2.

Сабирзянов Г. «Фәнни камус» А.Н.Максудова // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2002. № 1.

Автор – Р.А.Айнетдинов