Эчтәлек

Проблемалы укытуның нигезендә проблемалы ситуация тудыру һәм бу проблеманың чишелешен эзләп табу белән идарә итү хисабына реаль иҗади процессны модельләштерү ята. Хәзерге педагогика һәм психология фәннәрендә проблемалы укыту идеяләре һәм принциплары 1960 еллар башыннан эшләнә (А.М.Данилов, Т.В.Кудрявцев, А.М.Матюшкин, И.Я.Лернер, М.Н.Скаткин, Ю.К.Бабанский, Җ.В.Вилькиев һ.б.). Проблемалы укыту башта укыту процессын оптимальләштерү алымнарының берсе буларак карала.

Проблемалы укыту теориясен формалаштыруда һәм гамәлгә кертүдә әйдәп баручы рольне М.И.Мәхмүтов башкара, ул проблемалы укыту теориясен булдыра, методология базасын, алымнар номенклатурасын, проблемалы дәреснең тулы теориясен үз эченә алган системалы оригиналь концепциясен эшли. Аның нигезендә 1970 еллар уртасыннан проблемалы укыту теориясе һәм практикасы проблемаларын өйрәнү СССРда, аннан соң РФдә педагогика үсешенең әһәмиятле юнәлешләреннән берсенә әйләнә.

ТРда проблемалы укытуның үзәге булып Педагогика һәм психология һөнәри белем бирү институты һәм Татар гуманитар-педагогика университеты (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) тора.

Әдәбият  

Махмутов М.И. Теория и практика проблемного обучения. К., 1972;

шул ук. Проблемное обучение: Основные вопросы теории. М., 1975;

шул ук. Организация проблемного обучения в школе. М., 1977;

Ковалевская Е.В. Проблемное обучение: подход, метод, тип, система (на материале обучения иностранным языкам). М., 2000;

Сафиуллина И.А. Теория проблемного обучения М.И.Махмутова. К., 2002.