Биографиясе

1925 елның 8 июне, Башкортстан АССРның Әлшәй районы Никифар авылы – 2011 ел.

Ленинград университетын тәмамлый (1949).

1953–1992 елларда Казан педагогия институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү; хәзерге татар теленең морфологиясе, синтаксисы һәм терминологиясе.

Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен хәзерге татар теле дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Хәзерге татар әдәби теле: Сүз ясалышы. Морфология. Казан, 1992.

Синтаксис простого предложения // Грамматика татарского языка. Синтаксис. Казань, 1964.

Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. Казань, 1983.