Биографиясе

1831 елның 14 июле, Әстерхан шәһәре — 1886 елның 12 гыйнвары, Сембер шәһәре.

В.И.Ленинның әтисе.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1854), Пенза дворяннар институтында математика укыта, 1863 елдан Түбән Новгород гимназиясендә.

1869 елдан Сембер губернасында: инспекторы, халык училищеләре директоры (1874 елдан).

Халык мәгарифе энтузиасты була, земство һәм шәһәр башлангыч мәктәпләрен күпләп ачу һәм укытуның сыйфатын яхшырту буенча үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә. Ульянов башлангычында Порецк укытучылар семинариясе һәм Сембер чуаш укытучылар мәктәбе ачыла.

Урта Идел буенда рус булмаган халыкларның балалары арасында Рус православие чиркәвенең миссионерлык эшчәнлеген оештыру буенча Ильминский системасын хуплый, чуаш һәм мордва халыклары мәгарифендә мөһим роль уйный. Сембер губернасының татар авылларында рус-татар училищеләре һәм мәдрәсәдә рус класслары ачтыруга ирешә.

Истәлеге

Ульянов исеме Чуаш университетына бирелә.

Хезмәтләре

Избранное. Саратов–Ульяновск, 1983.

Әдәбият

Кондаков А.И. Директор народных училищ И.Н.Ульянов. М., 1964; 

Сергеев Т.С. Илья Николавич Ульянов и просвещение народов Поволжья. Чебоксары, 1972; 

Илья Николаевич Ульянов и просвещение народов Поволжья и Приуралья. К., 1985; 

Пермяков К.М. Мировоззрение И.Н.Ульянова. Ульяновск, 1995.

Автор — Г.С.Сабирҗанов