- РУС
- ТАТ
педагог, педагогика фәннәре докторы (1974), профессор (1975), ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (1968), ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1976, 1981)
1921 елның 9 феврале, Уфа шәһәре — 2015 елның 29 июле, Казан.
Башкорт педагогия институтын тәмамлый (1942).
1948 елдан Казан педагогия институтының рус теле кафедрасында (исеме берничә тапкыр үзгәртелә), 1965–1990 елларда кафедра мөдире. Бер үк вакытта, 1963–1960 елларда, ПФАнең Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы мөдире.
Татар мәктәпләрендә рус теле өйрәнүнең заманча методикасын эшли, 1960 елның 2 нче яртысы — 1970 елда Шакирова җитәкчелегендә дәреслекләр, уку китаплары, 4–10 сыйныф укучылары өчен методик ярдәмлекләр әзерләнә. 1990 елларда В.Ф.Габделхакова белән бергә татар мәктәпләренең өлкән сыйныфлары өчен яңа дәреслекләр яза.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Научные основы методики обучения категориям вида и времени русского глагола в тюркоязычной (татарской и башкирской) школе. К., 1974;
Основы методики преподавания русского языка в татарской школе. К., 1990.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.