Биографиясе

1887 елның 16 июле, Казан шәһәре – 1951 елның 28 августы, шунда ук.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый (Казан).

1917 елга кадәр Казанның яңа алымлы (җәдит) мәдрәсәләрендә татар һәм рус телләрен укыта.

1919–1927 елларда Казанда татар үрнәк тәҗрибә мәктәбендә директор, 1927–1929 елларда Шәрык педагогика институтында укый.

1930–1935 елларда Казан университеты һәм Казан педагогика институтының татар теле кафедраларында эшли, 1935–1945 елларда Казан фельдшер-акушерлык мәктәбендә һәм Казан педагогика училищесендә татар һәм рус телләре укыта.

1932 елда, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, кулга алына, 1933 елда аклана.

Татар телендә гарәп, фарсы һәм европа телләреннән алынмалар сүзлекләрен бастыра: «Кечек лөгать» (1912), «Мәктәп лөгате» (1917); татар башлангыч мәктәпләрендә уку өчен рус әкиятләрен һәм Х.К.Андерсенның «Гадкий утёнок» әкиятен тәрҗемә итә. И.С.Михеев системасы буенча «Рәсемнәр буенча инша» («Сочинения по картинкам») ярдәмлеген татар телендә бастыра.

1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында шәһәр һәм авыл мәктәпләре, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары һәм өлкәннәр өчен яңалифтә берничә әлифба төзи: «Ярыш» («Соревнование»), «Яшь ударник» («Молодой ударник»), «Яңа ил» («Новая страна»), «Ленин юлы» («Ленинский путь»). 1946–1959 елларда Г.Ш.Сәйфуллинның гомуми белем бирү мәктәпләре өчен кириллицадагы әлифбалары 13 тапкыр басыла. Г.Ш.Сәйфуллин шулай ук әлифба укыту өчен укытучыларга ярдәмлекләр, татар башлангыч мәктәпләре өчен рус теле буенча уку ярдәмлекләре авторы.

Хезмәтләре

Татарча рәсемле инша дәресләре: 2 бүлектә. Казан, 1914.

Әдәбият

Нурмөхәммәтова Р. «Мәктәп лөгате» сүзлеге // Мәгариф. 2000. № 11.