Биографиясе

1873 елның 1 марты, Казан шәһәре – 1954 елның 3 мае, шунда ук.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый, 1894 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

Тәтеш өязе Чирмешән авылының рус-татар училищесендә укытучы, 1896 елдан Казанның Адмиралтейство бистәсендә 2 нче шәһәр рус-татар училищесендә.

1900–1917 елларда Рәфыйков Казан губернасы халкына чәчәк салуны пропагандалый һәм оештыра.

1908 елда Казанның нәселдән килгән мактаулы гражданы итеп тәгаенләнә. Октябрь революциясеннән соң татар мәктәпләрен дәүләт челтәренә күчерүдә, өлкәннәр арасында наданлыкны бетерүдә, эшче кооперативлар оештыруда зур роль уйный.

1921–1935 елларда Казанда рус-татар училищесеннән үзгәртелгән 13 нче мәктәп (соңрак 17 нче мәктәп) директоры, бер үк вакытта, 1921–1924 елларда, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты президиумы әгъзасы һәм инспекторы.

Соңрак Казан шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Революциягә кадәр рус-татар училищеләре өчен уку ярдәмлекләре чыгара, башлангыч мәктәпләр өчен татар телендә беренче совет дәреслекләре автордашы (Ф.Әмирхан белән) (1918 ел).

11–13 чакырылыш Казан шәһәр советы депутаты (1924–1928 еллар).

Хезмәт Герое (1924 ел).

Казанда бер яңа урам Рәфыйков исеме белән атала.

Хезмәтләре

Кыйраәт китабы: Хәсән бабайның бал корты турында файдалы сүзләре. Казан, 1898.

Счёт кагыйдәләре. Казан, 1910.

Әдәбият

Егерме биш еллык хезмәт // Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958. Т. 2.

Ханбиков Я.И. Татарские педагоги-демократы конца XIX – начала XX вв. // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1976. Вып. 171.

Жизнь, отданная людям. Казань, 2012.