1813 ел, Вятка губернасы — 1871 ел, Әстерхан шәһәре.

1834 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан гимназиясендә гарәп теле укыта.

1841 елдан Оренбург чик буе комиссиясендә тәрҗемәче, 1844 елдан Эчке Урда ханы канцеляриясе җитәкчесе, 1849 елдан канцеляриядә Сырдәрья кыргызлары бүлеге мөдире вазифасын башкара.

1863–1866 елларда Әстерхандагы Беренче ир балалар гимназиясендә татар теле укыта.

Первухин төзегән «Төрекчә-татарча-русча сүзлек» һәм «Гарәп теле грамматикасы һәм синтаксисы» исемле кулъязма хезмәтләрне тел белеме галимнәре XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында да кулланалар.