Биографиясе

1892 ел, Чистай өязе Аппак авылы — 1937 елның 10 июле, башка чыганаклар буенча 1943, Казан.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый, 1912 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

Казанда рус-татар башлангыч училищесендә һәм «Касыймия» мәдрәсәсе каршындагы рус сыйныфында эшли.

1918 елдан Казан губернасы һәм ТАССР Халык мәгарифе органнарында. 1922–1924 елларда Кырым АССР мәгариф халык комиссары.

1924 елдан Шәрекъ педагогия институтында, 1926 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында, халык комиссары урынбасары, 1929 елдан халык комиссары, 1930 елдан яңадан Шәрекъ педагогия институтында.

Бер үк вакытта, 1924–1930 елларда, Академүзәк рәисе урынбасары, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр нәшер итү белән җитәкчелек итә. Педагогика һәм педагогика тарихы буенча татар телендә беренче уку ярдәмлекләре төзи.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре  

Мәктәптә җәмгыятькә файдалы эшләр һәм аларны туган илне өйрәнүгә бәйләү (Авыл мәктәпләре укытучыларына кулланма). К., 1927;

Мәктәптә җенси тәрбия мәсьәләләре. К., 1928;

Педагогия тарихы. К., 1929.

Әдәбият  

Ханбиков Я.И. История педагогики татарского народа. К., 1975.