Биографиясе

1940 елның 2 июле, Казан — 2020 елның 24 октябре, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1962), Казанның 35 нче мәктәбендә инглиз теле укыта.

1967 елдан ВЛКСМның Идел буе район комитеты 2 нче, 1 нче секретаре, Чаллы шәһәренең «Камгэсэнергострой» төзелеше идарәсендә партия комитеты секретаре урынбасары (1971).

1973 елдан КПССның Казан шәһәре Идел буе район комитетында идеология бүлеге мөдире.

1977 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының Марксизм-ленинизм университеты ректоры, Сәяси агарту йорты мөдире урынбасары.

1991 елдан Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институтында мәдәният тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире.

1992 елдан РМАнең Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институтында һөнәри тәрбия һәм социаль педагогика лабораториясе мөдире. Бер үк вакытта, 1994 елдан, Казан социаль-юридик институтының социаль эшләр кафедрасында.

2003 елдан Татар гуманитар-педагогика университетының (2010 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү факультетында һөнәри белем бирү кафедрасында.

Хезмәтләре шәхес культурасын формалаштыру, һөнәри белем бирү, тәрбияви тирәлектә социомәдәният тудыру, шәхесне социальләштерү мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

РФ хөкүмәте бүләге лауреаты (2005). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Теоретические аспекты подготовки социального педагога в системе среднего специального образования. К., 1995;

Современная идеология воспитания социально ориентированной личности. К., 2004;

Психолого-педагогическая модель социально ориентированной личности студента среднего специального учебного заведения. К., 2007.