Биографиясе

1961 елның 27 февралендә Биектау районы Ташлы Кавал авылында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң, 1985–1987 елларда һәм 1990 нан Казан урта мәктәпләрендә эшли, 1987–1990 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында.

1992–1996 елларда Казандагы 3 нче гимназия директоры.

1997 елдан Казан педагогия университетында (2005 елдан Татар гуманитар-педагогика университеты), 2002 елдан гуманитар факультетларның педагогика кафедрасында.

Хезмәтләре татар педагогик фикер тарихы мәсьәләләренә карый.

Әдәбият            

Тюрко-татарская гуманистическая педагогическая мысль средневековья. К., 1999;

Педагогическая мысль татарских просветителей конца XVIII — начала XIX века. К., 2007 (автордаш).