Биографиясе

1923 елның 7 июне, Чуаш автономияле өлкәсенең Урмар авылы — 1990 елның 4 марты, Казан.

1940–1942 елларда Чуаш АССРның Ибреси посёлогында урта мәктәп укытучысы.

1949 елда Чуаш педагогия институтын тәмамлаганнан соң Чуаш АССРның Эчке эшләр министрлыгы балалар бүлегенең өлкән инспекторы, 1950 елдан Чуаш АССРның Шөмерлә шәһәрендә 6нчы һөнәри училище директоры, 1960 тан Чуаш һөнәри-техник белем бирү идарәсендә укыту-тәрбия эшләре буенча башлык урынбасары.

1963 елдан Казанның 33 нче урта һөнәри-техник училищесендә (хәзер Макшанцев исемендәге 33 нче һөнәри лицей) директор. Макшанцев җитәкчелегендә училищенең биналар комплексы төзелә, укыту-тәрбия эшләре югары дәрәҗәдә оештырыла, профориентация системасы эшләнә. 1980 елда училище Ленин комсомолы бүләгенә лаек була.

1987 елдан Бөтенсоюз һөнәри белем бирү белгечләре һәм хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтының яңадан оештырылган Казан филиалы директоры.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Яковлев Ю.А. Города на память: Из опыта работы СПТУ № 33 г.Казани. М., 1987.