1928 елның 18 феврале, Минск — 2000 елның 5 декабре, Казан.

Минск юридик (1950) һәм Казан педагогия институтларын (1954) тәмамлый. 1959–1997 елларда Казан ветеринария институтында чит телләр кафедрасы мөдире.

Фәнни тикшеренүләренең төп темасы — мәктәптә һәм югары уку йортында чит телне өйрәнү мәсьәләләре.

«Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм» («Я начинаю говорить по-татарски», 1994) дәреслеге, «Мәктәп өчен татарча-русча сүзлек» («Школьный татарско-русский поурочный словарь», ч. 1–2, 1998), укыту программалары, урта мәктәптә татар теле укытучылары өчен методик ярдәмлекләр авторы.