Биографиясе

1811 ел, Оренбург губернасы Бөгелмә өязе — 1864 ел, Оренбург шәһәре.

Морзалар нәселеннән.

1831 елда Оренбургта Неплюев хәрби училищесен (кара Неплюев кадетлар корпусы) тәмамлаганнан соң, Оренбург чик буе комиссиясендә тәрҗемәче булып эшли.

1832 елдан Казан университетының медицина факультетында, 1834 елдан Шәрекъ бүлегендә укый.

1836–1850, 1856–1859 елларда Неплюев хәрби училищесендә гарәп һәм фарсы телләре укыта.

1850–1856 елларда Оренбург чик буе комиссиясе каршында кыргыз (казакъ) ир балалар мәктәбендә тәрбияче.

1834 елда «Заволжский муравей» журналында аның «Бакчачы һәм Сандугач» («Садовник и Соловей») дигән фарсы мәсәленең тәрҗемәсе басыла.

Кукляшев тарафыннан әзерләнгән «Татар хрестоматиясе» («Татарская хрестоматия», 1859) 1870 һәм 1895 елда кабат бастырыла һәм XIX йөз ахырына кадәр русларга татар телен өйрәнү өчен уку ярдәмлеге булып хезмәт итә, ә хрестоматиядә бирелгән сүзлеге татар тел белеменә зур өлеш кертә.

Әдәбият

Закиев М.З. Влияние Казанского университета на развитие тюркологии в первой половине XIX в. (до 1855 г.) // Вопр. татар. языковедения. К., 1965. Кн. 2;

 Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства у татар Поволжья (1800–1861). К., 1972.