Якынча 1730 ел — 1781 елның 6 марты, Казан.

Остзея дворяннары нәселеннән.

Шляхта кадетлар корпусын армия прапорщигы дәрәҗәсендә тәмамлый (1751); 1751–1752 елларда хәрби хезмәттә.

1752 елдан надворный советник чинында, подпоручик (1753 елдан), Юстиц-коллегиянең Эстляндия һәм Лифляндия эшләре секретаре.

1764 елдан Казан гимназиясендә директор (командир), аны оештыруга һәм үсешенә зур өлеш кертә: ул эшләгәндә гимназистларны тоту өчен акча арттырыла (1767 елдан), директор хокуклары киңәйтелә; татар теле укытыла башлый (1769 дан); укучылар саны артавылы Каниц укучыларның әхлакый тәрбиясенә игътибар бирә. «Файдалы китаплар уку турында, күңелләрне һәм гамәлләрне тәртипкә китерү турында» фәннәр кертелә. Гимназистлар катнашында театраль тамашалар — «Язмыш, Россия һәм Казан» прологы, А.П.Сумароковның «Синав һәм Трувор» трагедиясе (1765), «Ялганлы бирнә» (1771) һ.б. күрсәтелә. Җырлаучылар хоры булдырыла. Укытучыларның белемен һәм укыту осталыгын үстерү өчен ай саен әдәби-педагогик әңгәмәләр уздырыла (1765–1774, 1778–1781).

Ел саен тантаналы «нотык җыелышлары» оештырыла. Каниц берничә тапкыр гимназиядә укытуны камилләштерү проектларын тәкъдим итә, ләкин алар үтәлми. Бары тик гимназиянең устав һәм штат проектлары гына 1798 елда гимназиянең эшен яхшыртуда өлешчә нигез итеп алына.

Каниц «гимназия корпусын» (74 кеше — өлкән сыйныф укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр) җитәкли һәм Е.И.Пугачёв гаскәрләреннән шәһәрне саклаганда яралана. Гимназияне яңадан элекке хәленә кайтарганда аеруча активлык күрсәтә: дәресләр 3 айдан соң ук башлана. Шушы вакыттан тарих буенча халык алдында лекцияләр укый башлый. 1777 елда гимназистлар җыенында «Казан губернасындагы табигый табылдыклар турында» — Кама елгасы буенда табылган билгесез хайванның мөгезе турында сөйли; бу хезмәте өчен аңа (гимназиянең эше һәм уңышлары турындагы хисабы белән) Мәскәү университеты рәхмәт белдерә.

Каниц ярдәме белән Венераның Кояш дискы аша узуын астрономик күзәтүләр башкарыла, аларның нәтиҗәләре «Московские ведомости»да басыла (1769, № 146, Өстәмәләр).

1778 елда риваятьләр, кулъязмалар һәм үз күзәтүләре нигезендә Каниц «борынгы Казан шәһәренә кыскача аңлатмалар һәм 1552 елда аны камау һәм яулап алуны тасвирлау» белән шәһәрнең планын төзи, аннан тарихчылар Н.Г.Устрялов «Кенәз Курбский хикәятләре» («Сказания князя Курбского», СПб., 1833) һәм М.С.Рыбушкин «Казан шәһәренең кыскача тарихы» («Краткая история города Казани», 1834) хезмәтләрен язганда файдаланалар.

Немец телендә М.М.Херасковның «Россияда» (М., 1779) поэмасына тәнкыйди күзәтү ясый һәм 1779 елда аны «Рижский журнал»да бастыра. Г.Р.Державин белән актив языша. Каницның Казандагы Көчек-Кайнарҗир солыхы төзелү тантанасына багышланган кулъязмасы сакланган.

Хезмәтләре

Описание и изъяснение картин и эмблем на триумфальных вратах, в Казани построенных, для всевысочайшего прибытия Е.И.В.Екатерины Второй. М., 1767;

Слово в публичном собрании при казанских гимназиях по восстановлении общего покоя говоренное 1775 годавылы М., 1775.

Әдәбият

О состоянии учебных в Казани заведений с 1759 по 1805 г. // Казан. вестник. 1828. № 39–50. Прибавление;

Владимиров В. Историче­ская записка о 1-й Казанской гимназии. Ч. 1. XVIII столетие. К., 1867;

Артемьев А. Казанская гимназия в XVIII столетии. СПб., 1874.

Автор — И.А.Новицкая