Гомер еллары: 1812 —?

Оренбург шәһәрендәге Неплюев кадетлар корпусында укый (1825–1831). Гимназия укытучысы хокукына ия булу өчен, Казан университетының Көнчыгыш разрядында татар һәм фарсы телләреннән имтихан тапшырганнан соң (1832), Неплюев кадетлар корпусында татар теле укыта, бер үк вакытта Оренбург хәрби губернаторы канцеляриясендә төрки телләрдән тәрҗемәче булып хезмәт итә.

Татарча үрнәкләрдән тыш, башкорт һәм казакъ телләреннән дә мисаллар китерелгән «Татар грамматикасы» («Татарская грамматика», 1842), татар халык фольклоры һәм матур әдәбияты әсәрләреннән, рус, башкорт, кыргыз һ.б. телләрдәге тәрҗемәләрдән төзелгән беренче «Татар хрестоматиясе» («Татарская хрестоматия», 1842) авторы.

Басмалары РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты Санкт-Петербург бүлегенең кулъязмалар фондында саклана.

Әдәбият           

Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш. XIX йөз татар хрестоматияләре. К., 1982;

Краткий очерк истории Оренбургского Неплюевского кадетского корпуса. Оренбург, 1913;

Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1989.