Биографиясе

1732 ел, Казан — 1785 ел, шунда ук.

Казандагы Татар бистәсенең йомышлы татары улы, 1750 елларның 2 нче яртысыннан Казан адмиралтействосында тылмач. 1769–1785 елларда Казан гимназиясендә татар теле укыта. Казан бистәләренең йомышлы татарларыннан Яңа кануннар эшләү комиссиясе (1767–1769) депутаты була, сайлаучылар исеменнән аның тарафыннан төзегән наказ өлешчә бастырыла.

Руслар өчен беренче «Татар әлифбасы» («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов, сочинённая Казанских гимназий учителем и Адмиралтейской конторы переводчиком Сагитом Хальфиным, и татарских в Казани слобод муллами в оных гимназиях рассмотренная и одобренная») авторы, әлифба 1778 елда Мәскәүдә басыла һәм 50 елдан артык киң кулланыла. Татар грамматикасы дәреслеген һәм фундаменталь рус-татар сүзлеген төзи (өч кулъязмасы калган, Казан университетының Фәнни китапханәсендә, Санкт-Петербург университеты китапханәсендә саклана), аларны тел белгечләре һәм әдәбиятчылар куллана.

Хезмәтләре

Из «мнения» депутата от служащих татар Старой и Новой слобод Казанской провинции в «Комиссии для составления нового уложения» Сагита Хальфина // Сб. Рус. ист. об-ва. СПб., 1875. Т. 14.

Әдәбият

Владимиров В.В. Историческая записка о 1-й Казанской гимназии. К., 1867. Ч. 1; 

Артемьев А.И. Казанская гимназия в XVIII столетии // Журн. Мин-ва нар. просвещения. 1874. Ч. 2–3.