- РУС
- ТАТ
педагог, ТР атказанган мәктәп укытучысы (1996), педагогика фәннәре докторы (2000)
1948 елның 6 гыйнварында Үзбәкстан ССРның Әндижан өлкәсе Ахунбабаев шәһәрендә туган.
1973 елда Кострома педагогика институтының тарих-педагогика факультетын тәмамлый.
1965 елдан Казанда, комсомол эшендә.
1973 елдан Вахитов районы комсомол райкомы секретаре.
1977 елдан партия эшендә, КПССның Вахитов райкомы пропаганда бүлеге мөдире (1980–1988).
1988–2007 елларда Мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтында, фәнни-методик эш буенча проректор (1993–2007).
2007 елдан РМАнең Профессиональ белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институтында, педагогика һәм професиональ белем бирү лабораториясе мөдире, бер үк вакытта 2007 елдан Казан социаль-юридик институтында җәмәгатьчелек белән элемтә буенча проректор.
Педагогларга диплом алганнан соң белем бирү учреждениеләрендә инновацион процесслар белән идарә итү буенча хезмәтләр һәм укыту-методик ярдәмлекләр авторы.
Медальләр белән бүләкләнә.
Профессиональное развитие учителя в современных условиях. Казань, 1996;
Инновации в образовании и повышении квалификации педагогических кадров. Казань, 1997;
Профессиональное развитие учителя: история и современность. М., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.