Биографиясе

1852 елның 30 сентябре, Пенза губернасы Городище шәһәре – 1919 елның 16 мае, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1876 ел), шунда ук эшли, Рим хокукы кафедрасының профессор стипендиаты (1880 елга кадәр), 1883–1884 елларда приват-доценты, 1884–1895 елларда экстраординар, 1895–1908 елларда ординар, 1908 елдан атказанган профессоры; бер үк вакытта 1896–1905 елларда һәм 1907–1909 елларда юридик факультет деканы, 1909–1918 елларда ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Хокук белемендә социологик юнәлеш тарафдары.

«Мирас төзүченең бурычларына карата варисларның җаваплылыгы» («Об ответственности наследников по обязательствам составителя наследства», 1881 ел), «Күчемсез милекне бүлүгә мирас кануннарының йогынтысы турында» («К вопросу о влиянии законов о наследстве на распределение недвижимой собственности», 1885 ел), «Алдашу-ялганга корылган юридик көнкүреш күренешләрен классификацияләү» («Классификация явлений юридического быта, относимых к области применения фикций», 1895 ел) кебек төп хезмәтләре башка һәм яңа законнарда чагылыш тапкан мирас хокукының гаилә мөнәсәбәтләренең гомуми характеры белән нык бәйләнешен дәлилләүгә багышланган.

«Рим хокукы системасы» («Система римского права», 1-4 чыг., 1909-1915 еллар) хезмәтендә фактик материалга таянып шәхси хокук институтларына чагыштырмача-тарихи анализ бирә.

Хезмәтләре

Римское наследственное право. Казань, 1900;

Римское семейное право. [Б. м.], [Б. г.].

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.                                   

 Автор – Е.Б.Долгов