Биографиясе

1884 ел, Рязань губернасы Касыйм шәһәре – 1950 ел.

1900 еллар башында Касыйм шәһәрендә беренче җәдиди кызлар мәктәбе ача, 1910–1912 елларда укучы яшьләр түгәрәге оештыра һәм аның җитәкчесе була, татар телендә спектакльләр куя.

1917–1921 елларда авылларда татар мәктәпләре, уку йортлары оештыруда катнаша, «Чалгы» газетасын чыгара (3 саны чыккач, газета ябыла). Революцион эшчәнлеге өчен 1917 елның җәендә Булатова Пенза губернасында сөргендә була.

Татар мәктәпләре буенча халык мәгарифе бүлеге инструкторы, мөселман эшләре буенча Касыйм өяз комиссариатында халык мәгарифе бүлеге мөдире, татар балалар йорты мөдире булып эшли, Касыйм шәһәр музеенда татар бүлеген оештыра.

1923 елда Рязань губернасы халык мәгарифе бүлеге каршында Аз санлы милләтләр советының вәкиле булып тора. ВКП(б) Үзәк Комитетының Татар-башкорт үзәк бюросы тәкъдиме белән 1924 елның апрелендә Мәскәүгә күчерелә, педагогик эшчәнлеген анда 1934 елга кадәр дәвам итә.

1939 елда репрессияләнә, үлгәннән соң аклана (1955).

Әдәбият

Хәйретдинов Р.Г. Давыллар аша // Азат хатын. 1974. № 6.

Хәйретдинов Р.Г. С.Х.Булатова // Возвращённые имена: Документальные очерки. Казань, 1990.

Автор – Р.Г.Хәйретдинов