Биографиясе

1866 елның гыйнвары, Вятка губернасы, Сарапул өязе Иж-Бубый авылы – 1938 ел, Ленинград.

Габдулла Буби һәм Мөхлисә Бубиның абыйсы.

Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем ала. Шәкертлек елларында ук мөдәррис булып торучы атасының ярдәмчесе – хәлфә итеп билгеләнә, бер үк вакытта аңа сәүдә эшләрендә дә булыша.

1890–1895 елларда Төркиядәге иң абруйлы дөньяви уку йортларының берсе – Истанбулның «Мәктәбе мулкияи шахане» мәктәбендә укый, табигать фәннәрен үзләштерә. Гыйлемгә сәләтен күреп, аңа белем алуын Париж университетында дәвам итәргә тәкъдим ясала. Ләкин атасы Төркиядә 5 ел уку канәгатьләнерлек дип исәпли һәм Буби, Иж-Бубый авылына кайтып, энесе Габдулла белән берлектә мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешә. Табигыять фәннәрен укыта, аларның программаларын һәм дәреслекләрен төзи. Бер үк вакытта, атасы сүзен тотып, сәүдә һәм хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнә. 1912 елда мәдрәсә ябылгач, 2 айга төрмәгә хөкем ителә (кара: «Бубилар эше»). Иреккә чыгарылгач, гаиләсе белән Уфага күченә, анда төрле уку йортларында физика, география, табигать белеме, француз теле һ.б. фәннәр укыта.

1924–1926 елларда Казан янындагы авыл хуҗалыгы техникумы директоры, 1927–1930 елларда Коканд шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) мәктәп директоры булып эшли.

1930 елларда Ленинградта яши.

Фәнни эшчәнлеге

География, татар теле грамматикасы, физика, табигать белеме дәреслекләре авторы. Алар совет хакимияте елларында да берничә тапкыр басыла.

Хезмәтләре

Кавагыйде төркия. Казан, 1898.

Мохтәсар җәгърафияи гомуми. Казан, 1898.

Кыйраәте төрки. Казан, 1899. 1 җөзьә.

Мохтәсар гыйльме халь. Казан, 1907.

Кыйраәте фәнния. Казан, 1909.

Кечек җәгърафия: Ибтидаи мәктәпләре махсус. Казан, 1910.

Әдәбият

Мәһдиев М. Буби мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан, 1992.

Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи – документаль җыентык. Казан, 1999.

Валидов Д. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года). М.-П., 1923.

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар. Казань, 1982.

Автор – А.Х.Мәхмүтова