Биографиясе

1839 елның 5 июле, Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Тояба волостеның Икенче Чирмешән авылы, хәзер Татарстанның Апас районы Чирмешән авылы – 1924 елның 1 марты, шунда ук.

Крәстиян Габделкәрим Биккенин (1784–1861) һәм Нәсыйхә Фәйзуллина (1810–?) гаиләсендә туа.

1872 елда Казанда мәдрәсә тәмамлый. В.В.Радлов киңәше буенча Уфа Татар укытучылар мәктәбенә (1872–1876) казна хисабына укырга керә, аны башлангыч әҗнәби мәктәпләре укытучысы исеме белән тәмамлый.

1876 елның августында туган авылы Чирмешән җәмигъ мәчетенең 2 нче имамы итеп сайлана. 1878 елның 14 февралендә Казан уку-укыту округының татар, башкорт һәм кыргыз мәктәпләре инспекторы вазыйфаларын башкаручы В.В.Радловның яклавы белән, авылда халык мәгарифе министрлыгының бер сыйныфлы башлангыч әҗнәби училищесын ачуга рөхсәт ала. Озак вакытлар әлеге мәктәптә рус һәм татар теле укытучысы була.

Авыл зиратында җирләнә. Мөхәммәт-Сафа Биккенин истәлеге 2006 елының 1 сентябрендә Чирмешән урта мәктәбе бинасында куелган мемориаль тактада мәңгеләштерелә.

Мөхәммәт-Сафа Биккенинның балалары

Мөхәммәт-Сафа Биккенинның сигез баласы була: Мөхәммәтфатыйх (1880–1964), Мөхәммәтхатыйп (1881–1957), Мөхәммәттәүфыйк (1884–1953), Мөхәммәткасыйм (1885–1944), Габделгани (1890–1915), Бибисара (1888–1964), Габделбарый (1896–1981), Мәсхүдә (1902–1983).

Мөхәммәтфатыйх Биккенин (1880 елның 31 октябре, Икенче Чирмешән авылы – 1964 елның 17 марты, Ростов-Дон шәһәре) – Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый (1896), соңыннан әтисе нигез салган мәктәптә мөгаллим була, шулай ук 1930 еллар башына кадәр туган авылында имам булып тора. 1932–1950 елларда энесе Тәүфыйк чакыруы буенча Үзбәкстанга (Хива шәһәренә) күчеп килә, анда мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли. 1950 елда гаиләсе белән Ростов-Дон шәһәренә күченә, үлгәнче шунда яши. Мөгаен, имам вазифаларын башкаргандыр.

Мөхәммәтхатыйп Биккенин (1881 ел, Икенче Чирмешән авылы – 1957 елның 15 марты, 1957, Ленинград) – башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары Казанда приказчик булып хезмәт итә. Революциядән соң Казанда сәүдә өлкәсендә эшли, Бөек Ватан сугышыннан соң гаиләсе белән Ленинградка күченә. Нововолково зиратының татар участогында җирләнә.

Мөхәммәттәүфыйк Биккенин (1884 ел, Икенче Чирмешән авылы – 1953 елның 15 сентябре) – Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң Хива шәһәрендә укытучы булып эшли.

Мөхәммәткасыйм Биккенин (1885 ел, Икенче Чирмешән авылы – 1944 елның 12 гыйнвары, Казан) – Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен (1910) һәм Бистә реаль училищесын (1913) тәмамлый. 1913–1915 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә этимология, гарәп теле синтаксисы, арифметика, матур уку, табигать тарихы, гарәп ритмикасы, бәян итү фәннәрен укыта. Бөтенроссия мөселман укучылары берлегенең Үзәк бюросы сәркатибе була (1917). 1916 елда хәрби имам буларак армиягә җибәрү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, әмма вакансияләр булмау сәбәпле аның үтенече кире кагыла. 1920 елларда туган авылы мәктәбендә математика укыта. 1931 елда гаиләсе белән Казанга күченеп килә, техникумда математика укыта. Туган авылы зиратында җирләнә.

Габделгани Биккенин (1890 ел, Икенче Чирмешән авылы – 1915 ел) – Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, фронтта һәлак була.

Бибисара Биккенина (1888 ел, Икенче Чирмешән авылы – 1964 ел, Хива шәһәре) – имамда кияүдә була, күмәкләшү чорында имам кулга алынгач Урта Азиягә китә.

Мәсхүдә Биккенина (1902 елның 13 гыйнвары, Икенче Чирмешән авылы – 1983 елның 2 феврале, Ютазы районы Бәйрәкә авылы) – 1930 елларда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң ТАССРның Ютазы районы Бәйрәкә авылында хастаханә мөдире булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач армиягә алына, 2 нче удар армиянең медсанбат начальнигы була. 1942 елда Мясной Бор районында чолганышка эләгә. Әсирлектә шахтада эшли. Сугыш беткәч һәм әсирлектән азат ителгәч, 1945 елның октябрендә Казанда яшәргә рөхсәт ала алмый, шуңа күрә Бәйрәкә авылына кайта. Гомеренең азагына кадәр авыл больницасында эшли. Бәйрәкә авылы зиратында җирләнә.

Чыганаклар һәм әдәбият

Казанский университет (1884–2004): библиографический словарь. Т.2: 1905–2004. А−М. Казань: Изд-во Казанского университета, 2004.

Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 2. Оп. 2. Д. 866. Дело по определению [Сафы] Биккенина 2-м муллой к мечети в деревню 2-й Черемшан Тетюшского уезда. 68 л.

Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 1. Оп. 4. Д. 6555. Переписка о проверке и выдаче справки о политической благонадежности крестьянина Касима Сафича Бикккенина. 1916.

Авторлар: Биккенин Р.Р., Госманова Д.М.