Биографиясе

1926 елның 28 ноябре, хәзерге Зеленодольск районы Күгеш авылы – 2004 елның 7 мае, Казан.

Ташкент педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1952), Үзбәкстан ССРның Нәманган шәһәрендә урта мәктәптә укытучы булып эшли.

1957–1958 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында методист, 1958–1963 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, 1963–1991 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында өлкән фәнни хезмәткәр. 1993 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршындагы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә әйдәп баручы хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Рус мәктәпләре өчен татар теле, татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм аларны укыту методикасына караган хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Первоначальное обучение русскому языку в татарской школе. Казань, 1978.

Обучение связной русской речи в начальных классах татарской школы. Казань, 1985.